28 август 2020 яңалыклары
-
Быел Татарстан мәктәпләрендә дәресләр арасында кыңгырау шалтырамаячак
Республикадагы барлык 1404 гомуми белем бирү учреждениесе дә 1 сентябрьдә балаларны кабул итәргә әзер.
-
Җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре бүләкләр алды
Кичә ТР юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Аксубай җәмәгать суды хезмәткәрләренә ведомство бүләкләре тапшырды.
-
Мәгариф системасының өстенлекләре билгеләнде
Традицион август конференциясе мәгариф өлкәсенең барлык җитәкчеләрен һәм белгечләрен җыйды.
-
Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән
Чирмешәндә яшәүче 1952 елда туган ир-ат һәм Казанда яшәүче 1985 елда туган ир-ат вафат булган.
-
Татарстанда коронавирус йоктыруның 28 яңа очрагы теркәлгән
Covid-19 таралганнан башлап, республикада коронавирус йоктыруның 6424 очрагы ачыкланган.
-
Рафис Борһанов кайсы очракта укытучылар битлек кияргә тиешлеген аңлатты
«Санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында чикләүләрнең кайсы гына этабы булмасын, артык саклану беркайчан комачауламаячак», — диде министр.
-
«Тәртип» тапшырулары Яр Чаллы шәһәрендә FM ешлыгында эфирга чыга башлады
Тапшыруларны тыңлау өчен Чаллыда 90,2 FM ешлыгын көйләргә кирәк.
-
КФУ Татарстанның күптелле комплекслары өчен укытучылар әзерли башлаячак
Күптелле белем бирү комплекслары берничә ел дәвамында Казанда, Алабугада, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә «Адымнар: белемгә һәм татулыкка юл» проекты буенча ачылачак.
-
Татарстанда басуда эшләгәндә тракторга ут капкан
Ут электр үткәргечләрен дөрес монтажламау аркасында килеп чыккан.
-
Татарстан мәгариф министры: Бәйрәм линейкалары 1 сентябрьдә ачык һавада үтәчәк
Белем көнендә тантаналы линейкалар социаль дистанцияне үтәп үткәрелергә тиеш.